Төрлесе
Балтачта юллар нәрсәгә бетә (фото)
Балтачыбызда моннан 30-40 ел элек колхозлар, предприятие, оешмалар көче белән авыллар арасында юллар күтәртелеп, таш түшәлде. 20 еллар элек ул юлларга асфальт салынгач, барлык авылларыбызга да язын-көзен, кышын җилдереп кенә барырга мөмкинлек туды.
Бу юнәлештә республика районнары арасында (нефть төбәкләреннән тыш) иӊ алдынгы район булдык. Әмма соӊгы вакытларда элек асфальт түшәлгән юлларныӊ эштән чыгуына зарлана башладык. Бигрәк тә Әтнә, Алан юллары турында мондый фикерләр күп. Бу юлларныӊ шуныӊ кадәр нык бозылуы турыдан-туры ике фикер бар. Беренчесе, таш түшәлгән, күтәртелгән юлларга салынган асфальт юлларныӊ нигезләренеӊ тотрыклы булмавы булса, икенчесе, көн-төн бу юллардан авыр транспортныӊ агылуыдыр. Элегрәк Әтнә юлында, хәзер инде Алан юлында юлларны иӊ нык саклый торган яз-көзендә авыр йөк төягән транспорт өзелми. Йөк ташучыларга күрәсеӊ, төрле тикшерүләрдән качып-посып йөрү файдалырактыр, шул ук вакытта, йөри алмас хәлгә килгән юлы район бюджеты өстенә кала, анысыныӊ да мөмкинлекләре чикләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев