Балтачыбыз наркотикларсыз матур, ди Салавыч балалары (+фото)
Төрлесе

Балтачыбыз наркотикларсыз матур, ди Салавыч балалары (+фото)

25 майдан 26 июньгә кадәр дәвам итүче наркотикларга каршы үткәрелүче айлыкта "Хыял" яшьләр үзәге Салавыч мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар арасында "Ил матур наркотиклардан башка" дип аталган спорт һәм күңел ачу уеннары үткәрде.

Балалар 3 командага бүленеп, үзләренә бик матур исемнәр сайладылар. Шулай итеп әлеге чарада Бөркет, Яшен һәм Аҗдаһа үз көчләрен сынап карадылар. Ярыш иң элек разминка, ә аннан соң "Күңелле стартлар" буенча башланды.
Биредә балаларны күп төрле сынаулар, бәйгеләр көтте, тик алар һәрберсен җиңел генә үтеп чыгып, "Хыял"лар әзерләгән махсус бүләкләрне алуга иреште.

250

Нет комментариев