Бер шалтырату хәл итте – тротуарны чистартып та куйдылар...
Төрлесе

Бер шалтырату хәл итте – тротуарны чистартып та куйдылар...

"4 нче номерлы балалар бакчасы белән 3 нче номерлысы арасында булган тротуарны чистартучы оешма юк. Ул участок кыш айларында кар астында ята, балаларны чана яки коляска белән йөртеп булмый.

Елның башка фасылларында тротуар ватык, тездән пычрак булу сәбәпле тагын әлеге вәзгыять кабатлана. Район үзәгенең төп урамында тротуар кардан чистартылмагач, ата-аналар балалары белән машина юлына чыгарга мәҗбүр...".
Әлеге мәсьәлә турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиевага һәм телгә алынган ике балалар бакчасының да мөдирләренә, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәһим Сибәгатуллинга хәбәр ителеп, чаң сукканнан соң "МДСУ-1" оешмасы хезмәткәрләренә бу тротуарны чистартып, тәртипләп тоту эше йөкләнгән.
Шушы сөйләшүләрдән соң берничә сәгать үтүгә "тротуарны чистартып та куйдылар бит, аны әллә кайчан язып җибәрәсе булган, әти-әниләр исеменнән рәхмәт инде, сезгә!", дигән җавап та килеп иреште.
Менә бит, ничә еллар кыш айларында кар астында яткан тротуарны шушылай тыныч кына, тиз арада хәл итеп, чистартып куярга да мөмкин булган. Кабат шалтыратырга язмасын инде.
Фото: http://vk.com/wall-51940315

250

Нет комментариев