Синоптикларның юраган кар бүген Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарында яуды.
Лениногорскиның Иштирәк авылында исә җир өстенә 10 см кар яткан.
Синоптиклар 21 апрельгә кадәр кар яварга мөмкин дип кисәтә. Иртәгә, 20 апрельдә көчле кар явуы көтелә. Ул соңрак юеш карга, яңгырга әйләнергә мөмкин.
Юлларда бозлавык саклана. Сак булыгыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев