Бүген Балтач шәһәр җирлегендә халык җыены
Төрлесе

Бүген Балтач шәһәр җирлегендә халык җыены

Узып киткән елда ирешкән уңышлар белән таныштыру, башкарылган эшләргә йомгак һәм нәтиҗә ясау буенча авыл җирлекләрендә, оешма-учреждениеләрдә отчет җыелшлары була.

Шул уңайдан, бүген - 1 февраль көнне район мәдәният үзәгендә Балтач шәһәр җирлегенең халык җыены була. Агымдагы елда Балтач бистәсендә, Көек һәм Курмала авылларында яшәүчеләр өчен планга кертелгән башкарыласы эшләр, төзелешләр турында чыгышлар булачак.
Әлбәттә, көнүзәк мәсьәлә булып - халыктан җыйнала торган үзара салымны тиз арада туплау бурычы кала.
Халык җыенында район башлыгы Рамил Нотфуллинның да катнашуы көтелә.
Балтач шәһәр җирлеге халкы, Сезне көтеп калабыз. Халык җыены сәгать 15.30да башлана. Рәхим итегез!

250

Нет комментариев