Татарстан Республикасы министрлар кабинетының ветеринария баш идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдиновның семинар-киңәшмәдәге белдерүеннән алынды бу сүзләр.
Ә семинар республика районнары ветеринария табиблары өчен безнең район җирлегендә «Труд» хуҗалыгы базасында үтте. Биредә идарәнең бүлек начальниклары конкрет фикерләр, тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар. Югарда әйтелгән авыруларга каршы көрәшнең безнең районда чагыштырмача яхшы тора дип билгеләп үтүләре йөрәккә сары май булып ятты. Семинарның практик өлешендә мал табиблары «Труд» хуҗалыгыныңМельничная сөтчелек фермасындагы эшләрнең торышы белән дә таныштылар һәм монда төрле терлек авыруларына каршы көрәшнең шактый әйбәт куелуын билгеләп киттеләр. Семинар-киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Нет комментариев