Балтачыбызның йөзе көннән-көн матурлана: яңа йортлар, урамнар, тротуарлар барлыкка килә.
Ураза бәйрәме алдыннан безнең Родниковая урамында яшәүчеләргә юлчылар зур бүләк ясадылар - асфальт юлны яңарттылар.Хәзер урамыбыз балкып-көлеп тора.
Шул тирәдә яшәүчеләр исеменнән безнең мөрәҗәгатьне искә алган район башлыгы Рамил Нотфуллинга, юлчы егетләргә һәм хезмәте кергән барча кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез.
Фәләхетдин Гарәфетдинов
хезмәт ветераны
Балтач бистәсе
Нет комментариев