Җиңү көне үткәнгә бер ай була инде, әмма бәйрәмнән алган тәэсирләр әле дә булса, безне шул көннәрдә яшәтә.
Май ае һәрвакыт Яз һәм Җиңү, Хезмәт һәм Тынычлык символлары белән күзалдына килә. Җиңү көне ул барлык милләтләр бәйрәме, шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да. Бу көнне һәркемнең күзләрендә шатлык һәм сагыш була.
Һәр ел саен Иске Торҗа авылы халкы да яу кырында илебез тынычлыгы өчен башларын салган, алган яралардан туган якларына кайткач вафат булганнарны зурлап искә ала, исәннәргә баш иеп, рәхмәт белдерә.
Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның фотоларын күтәргән балалар, өлкәннәр полк булып авыл урамыннан узган чакта һәркемнең күзләрендә яшь иде. Бөек Җиңү көненең тантаналы өлеше авыл клубында дәвам итте. Аны "Борнак" җәмгыяте җитәкчесе Рәфкәт Нәҗипов ачып җибәрде.
- Безнең хәтер ул илебез өчен гомерләрен жәлләмәгән бабаларыбыз алдындагы изге бурычыбыз. Бүген без туган ил азатлыгы өчен көрәшкән һәм илебезгә җиңү алып кайткан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тылда хезмәт куйган абый-апаларга, концлагерьларда сират күпере кичкәннәргә олы рәхмәтебезне белдереп, батырлыклары алдында баш иябез, - диде Рәфкәт Нәкыйпович.
Балалар һәм яшүсмерләр сугыш чоры җырларын башкарды, Җиңү турында шигырьләр сөйләде. Үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм концертын тамаша кылу мул табыннар артында дәвам итте. Моның өчен өлкәннәр җәмгыять җитәкчесе Рәфкәт Нәҗиповка бик рәхмәтле иде.
Бәйрәмнән соң беркем дә өенә ашыкмады. Гармун моңнары кушылып яшьлек җырлары җырланды, биюләр башкарылды.
Ольга Андреева
Иске Торҗа авылы
Нет комментариев