Чапшар авылында да истәлекле көн билгеләп үтелгән (+фоторепортаж)
Төрлесе

Чапшар авылында да истәлекле көн билгеләп үтелгән (+фоторепортаж)

Чапшар авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап митинг үткәрелде.

Хөрмәтле авыл өлкәннәрен зурлап котларга мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева һәм җирлек башлыгы Тимур Гатауллиннар килделәр. Тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап мәктәп балалары шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Өлкәннәр сугыш кырында ятып калган һәм монда кайтып вафат булган авылдашларыбыз рухына дога кылдылар.

250

Нет комментариев