Чепья ашханәсенең үз стоянкасы булачак (+фото)
Төрлесе

Чепья ашханәсенең үз стоянкасы булачак (+фото)

Чепья ашханәсе территоиясендә тиздән машиналар куяр өчен махсус урыннар булачак.

Соңгы елларда Чепья ашханәсе күзгә күренеп үзгәрде, биредә капиталь ремонт ясалды. Туйлар, юбилейлар, очрашулар, төрле чаралар уздыру өчен зур уңайлылыклар тудырылды.
Халык та яратып йөри башлады. Әмма машиналар куяр өчен махсус урын булмау һәм юллар кисешкән урын булганлыктан да зур кыенлыклар тудыра иде.

Тиздән исә әлеге каршылык уңай якка хәл ителәчәк. Ашханә тирәсендәге коймаларны сүтеп алып, биредә машиналар куяр өчен махсус урыннар ясалачак. Инде эш башланды. Нәтиҗәсен генә көтәсе калды.

250

Нет комментариев