Чепья авылында Җиңү көненә багышланган митинг быел да югары дәрәҗәдә үтте
Төрлесе

Чепья авылында Җиңү көненә багышланган митинг быел да югары дәрәҗәдә үтте

Мәктәпнең 300 укучысы "Үлемсез полк" акциясенә кушылды, укытучылар да читтә калмады.

Хәтер маршы урам тутырып үзәккә юл алганда һәркемнең күзләрендә яшь иде. Яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар, әйтерсең, якыннары янына кайтты. Елдагыча митинг башланганчы музейда сакланучы "Хәтер китабы" һәйкәл түрендә урын алды, үлгәннәр бер минут тынлык белән искә алынды, веноклар куелды. Әлеге җирлекнең бердәнбер исән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев, районнан килгән мөхтәрәм кунаклар, җирлек җитәкчеләре бәйрәм белән котлап, елларга иминлек теләде.
Ветераннар хөрмәтенә ашханәдә чәй табыны да әзерләнгән иде.


250

Нет комментариев