Эшкә көн дә җимерек койма һәм кычытканнар озатып кала (фото)
Төрлесе

Эшкә көн дә җимерек койма һәм кычытканнар озатып кала (фото)

Узган җомгада Төзүчеләр урамында урнашкан мәйданчыкта шаулап-гөрләп Сабан туе узды. Килгән кунакларны гына җимерек хәлдәге коймалар һәм үзләре кадәр кычыткан белән әрекмәннәр каршы алды.

Моңа битараф кала алмаучылар: «Балалар адашмыймы бу галәмәттә?», дип тә сорады хәтта. Ә без - Төзүчеләр урамы 5 йортта яшәүчеләр хәлнең уңай чишелеш табачагын тыныч кына көтә бирәбез. Чөнки бу хакта тиешле җитәкчеләр хәбәрдар инде. Нәтиҗәсе генә кайчан булыр?!

250

Нет комментариев