Эссе көннәр башланды – куас әзерлибез
Төрлесе

Эссе көннәр башланды – куас әзерлибез

Эссе көннәрдә сусауны куас яхшы баса. Өй шартларында куас ясау тәртибен тәкъдим итәбез.

Эчемлек өчен: 3 литр кайнаган су, 1 стакан чамасы шикәр комы, "Люкс" чүпрәсе (чәй калагы очында), 5-6 йөзем, 150 грамм яки төс кергәнче куас соусы.

Эш тәртибе: җылымса суга барлык ингредиентларны салып болгатырга һәм 22 сәгатькә кояшка куярга, аннары - суыткычка.
Бер банканы суыткычка куюга, икенчесен әзерләп, кояшка куярга онытмагыз, чөнки бик тәмле булачак.

250

Нет комментариев