Шушы көннәрдә Рауза Гафиятуллинаның "Сүрелмәс хисләр" дигән китабы дөнья күрде.
Редакциябез коллективы райондашларыбызны "Хезмәт" газетасы белән сөендерүдән тыш, заказлар буенча китаплар да нәшер итә башлады. Узган ел Кариле егете Алмаз Әхмәтгалиевның "Хыял канатларым" дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күргән иде. Алмазның кулы җиңел булды.
Бүгенге көндә китап чыгарырга чират торалар. Нөнәгәр авылында яшәп иҗат итүче Рауза Гафиятуллинаның "Сүрелмәс хисләр" дигән шигырләр китабы чираттагы хезмәт җимешебез. Моңарчы райондашларыбыз Рауза апаның шигырьләрен "Хезмәт" газетасы аша гына укып барса, бүген инде кулларына китап алу мөмкинлеге дә бар. (Рауза Гафиятуллина турында тулырак язма белән газетабызда һәм сайтыбызда таныша алачаксыз).
Иҗат белән шөгыльләнүче райондашларыбызны үзебездә көтеп калабыз. Рәхим итегез. Сезнең иҗат хакында һичшиксез башкалар да белергә тиеш.

Рәсемдә: Рауза Гафиятуллина (уртада) якыннары янәшәсендә.
Нет комментариев