Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Иң зур стажлы Кыш бабай кайсы авылда яши?

Рамил Нәҗипов райондагы иң стажлы Кыш бабайларның берсе.

Куныр урта мәктәбенең информатика укытучысы һәм райондагы коллегалары өчен чын мәгънәсендә остаз булган Рамил Нәҗиповның Кыш бабай стажы 20 елдан артык икән. Инде ничә буын баланың хыялларын чынга ашырган, бәхетле мизгелләр бүләк иткән Кыш бабай киләчәктә дә кәсебен ташларга җыенмый.
- Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү күпме уңай энергия бирә. Инде могҗизаларга ышанмаганнары да Кыш бабай белән ихластан аралаша. Менә шуның өчен дә Кыш бабай булырлык. Әлеге шөгыль тормышымның алыштыргысыз бер өлеше дисәм дә ялгыш булмас, - ди районыбызның төньягында яшәүче Кыш бабай.
Кыш бабайны, әлбәттә, Кар кызыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ә Куныр Кыш бабае инде ничә буын Кар кызларын олы тормышка озатты. Быел исә ул Куныр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зөлфия Закированы үзенә юлдаш иткән. Җор телле Кыш бабай белән җырга-моңга оста Кар кызының районда булмаган авылы калмагандыр. Алар көндәлек сәяхәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев