Барлык көннәрдә дә явым-төшемсез
Якын көннәрдә Татарстанда +23 градуска кадәр җылыныр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Әйтик, дүшәмбе, 12 октябрьдә, Татарстанда төнге сәгатьләрдә +2...+7 градуска кадәр, көньяк-көнчыгышта 0...-2 градуска кадәр. Көндез +15...+20 градус чамасы.
Сишәмбе-чәршәмбе, 13-14 октябрьдә, төнлә +5-10 градус, көндез +18-23 градус булачак. Барлык көннәрдә дә явым-төшемсез.
ТНВ
Нет комментариев