Сырхауханә идәнендә яткан ирнең фотосы социаль челтәрләрдә зур ыгы-зыгыга сәбәпче булды. Кемнәрдер бу ирне кызгана, кемнәрдер "исерекләрне сырхауханәләргә бөтенләй кертмәскә кирәк" дип, табибларны хуплый.
"Татарстан-24" каналы хәбәр итүенчә, исерек ирне фельдшерлар, машина йөртүче һәм каравылчы "Ашыгыч ярдәм" машинасыннан алып чыкканнар һәм идәннән сөйрәп алып баргач, шунда ук калдырып та киткәннәр.
Табиблар бу иргә тиз арада ярдәм күрсәтә алмадык дип белдерә. Ул вакытта алар тын юллары шешкән хатын-кызга һәм умрау сөяге сынган балага ярдәм иттек ди алар. Шул сәбәпле, тормышына куркыныч янамаган исереккә игътибар итеп тормаганнар.
Табиблар әйтүенчә, төнлә ир уянган һәм тавыш чыгарган, шул сәбәпле, полиция чакырырга туры килгән.
Бөгелмә үзәк сырхауханәсенең баш табибы Владимир Гуров әйтүенчә, ул вакытта буш каталкалар булмаган.
- Нигә без аны идәнгә салдыкмы? Чөнки идәннән егылып төшеп булмый, - ди Владимир Гуров. - Урыннан егылып төшеп, берәр җирен сындырса, начаррак булыр иде. Фельдшерлар каталка алып килер өчен китеп барганнар.
Баш табиб журналистларга мондый пациентлар калдырган эзләрне дә күрсәткән - ватык стеналар, кан эзләре... "Айныткыч ябылганнан бирле үзәк сырхауханә исерекләр йортына әйләнде", - дип зарлана табиблар. "Без исерекләрне иҗтимагый урыннардан монда алып килергә мәҗбүрбез", - ди алар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев