Көньяк-көнбатыштан секундына 12 метр тизлектә җил исә.
Чәршәмбе, 15 ноябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан секундына 12 метр тизлектә җил исә.
Температура фоны түбәнәя: төнлә һава температурасы −2 градуска кадәр төшә, көндез +1..+6 градус җылы була, дип хәбәр итә Татар-информ.
Нет комментариев