Өемә кайтып барышлый подъезд төбебездә күршебездә торучы олырак ике абый каршы алды. Икесе дә түкми-чәчми зарларын җиткерергә тотындылар.
Бактың исә, кичә район торак-коммуналь хуҗалыгыннан берничә кеше килеп күпфатирлы йортыбыз (Бистәбезнең Төзүчеләр урамы 5нче йорт турында сүз бара) каршындагы канализация чокырын «ремонтлап» киткәннәр. Чокырның капкачы җимерелеп беткәнлектән, аны алыштырырга тиеш булганнар, тик аңа акча юк әле дигән сылтау белән «ямап» кына киткәннәр.
Без - яшьләрнең мондый әйберләргә артык исе китми шул, тик менә гомерләре буена шушында яшәп, әзрәк кенә берәр якка үзгәреш булуны күреп һәм тоеп торучы өлкән буын кешеләре бу эшкә битараф кала алмаган. «Ай саен күпме түләү түлибез, ник кая китәме икән ул акча», дип җавапсыз кала бирүче сорауларын яудыралар. Әйе шул, квитанцияләрне игътибар белән карасак, тоткан су өчен һәм канализация хезмәте өчен без нибары 400 сумнан артыграк акча түлибез, ә калган 1000 сумга якыны ниндидер ремонтларга һәм башкаларга тотылып калына. Димәк, канализация чокырына дигән капкачлык кына түлибездер инде.
Нет комментариев