Каникуллар чорында «Факел» клубы укучылар арасында да «Караокэ-бәйге» уздырды.
«Лада-седан» һәм «Матур алтын чәчәк» командалары арасындагы көрәш бик кискен барды. Укучылар 5 турдан торган ярышның һәрбер биремен бик җайлы гына үтәп чыктылар. Алар төрле тематикага кагылышлы җырларны да тиз генә танып белеп, аларны бергәләп җырладылар, тизәйткечләрдә дә сынатмадылар, гомумән үзләрен дус, бердәм һәм актив команда итеп таныттылар. Чарада катнашкан һәрбер кеше әлеге кичәдән онытылмаслык кичерешләр, дәрт-дәрман алды, шуңа да биредә дуслык җиңде.



Нет комментариев