Татарстанда баланың сәүдә үзәгендә җитди имгәнүе аркасында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү идарәсе җиткерә.
21 декабрьдә биш кешелек гаилә - өч кечкенә балалы ир белән хатын Казандагы бер сәүдә үзәгендә спорт товарлары сатылучы кибеткә килә.
Көтмәгәндә 10 яшьлек малай башына боксчы грушалары төягән стеллаж ава. Тән җәрәхәтләре алган бала хастаханәгә озатыла. Аның хәле авыр дип бәяләнелә.
Чыганак: matbugat.ru
Нет комментариев