Россия Үзәк банкы яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурс игълан итте. Киләчәктә 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгын Казанның тарихи һәйкәлләре бизәргә мөмкин.
Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк. Ул вакытта Твоя-Россия.рф сайтында, йә федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп булачак. Моннан тыш, 7 октябрь көнне "Россия 1" телеканалы эфирында SMS аша да тавыш биреп булачак.
Нет комментариев