Кичә Зур Лызида райпо кибете янды (фото)
Төрлесе

Кичә Зур Лызида райпо кибете янды (фото)

Кичә, 29нчы июльдә, Зур Лызи авылында райпоның файдаланылмый торган иске кибете шарт-шорт шартлап, галәмәт зур, кара төтеннәр чыгарып янды.

Эчтә булган буяу тутырылган 200 литрлы бочкалар шартлаган икән. Район янгын сакчылыгы бүлегеннән, "Сорнай", "Игенче", Сөт-май комбинатыннан килгән янгынчылар шулай да утка җәелергә ирек бирмәделәр. Ут тирә-якка зыян китерә алмады, урында сүндерелде.
Таһир ГАБДУЛЛИН фотолары

250

Нет комментариев