Көчле яңгырлар һәм җил көтелә
Төрлесе

Көчле яңгырлар һәм җил көтелә

Һава торышы начарая.

Иртәгә, 29 сентябрьдә, Татарстанда һава торышы начараер дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә төнлә урыны белән көчле яңгырлар явачак. Шулай ук төнлә һәм иртән көньяк-көнчыгыштан җил көтелә. Аның тизлеге 15-20 м/с кадәр булырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең башлангыч фаразы буенча, 1 октябрь, шимбә көнне, атмосфера басымы арту белән явым-төшем туктаячак. Көндезге температура бераз күтәрелә – 10-15 градус җылы булыр көтелә.

Чыганак


Нет комментариев