Көшкәтбашка 12 нче ноябрь көнне ләкләк килгән. Ул авылдашлары Зарипов Фәрит һәм Гөлнаралар гаиләсенә өченче малайларын бүләк итеп киткән
«В контакте» челтәрендә «ШАТ-Көшкәтбаш» группасы хәбәр итүенчә, Көшкәтбашка 12 нче ноябрь көнне ләкләк килгән. Ул авылдашлары Зарипов Фәрит һәм Гөлнаралар гаиләсенә өченче малайларын бүләк итеп киткән. Сабыйның озын гомерле, бәхетле, сәламәт, игелекле булуын теләп, әби-бабайларының да куанычларын уртаклашабыз, дип язалар анда. Без дә бу шатлыкны уртаклашабыз!
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев