Куныр авылында гомер кичерүче Гөлчирә Сәетбаттал кызы Галимовага 24 июнь көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин, «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Раиф Хәкимов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Гөлчирә апага РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Балтач муниципаль районы башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырылды.
Фотолар Ясминә Шәмсетдинованыкы.
Нет комментариев