Кичә, 16 сәг. 15 минутта, Казан-Шәмәрдән юлының 104 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган:
"Лада Ларгус" автомобиле "Фиат Дукато" автомобиле белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, "Лада Ларгус" хуҗасы һәм аның 2 пассажиры һәлакәт урынында вафат булдылар. Fiat Ducato автобусында 1998-1999 елгы 8 яшүсмернең һәм аларның ике тренерының көрәш буенча тренировкага барулары билгеле булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов хәбәр иткән.
Чыганак: http://saby-rt.ru/
Фото: Фото: пресс-служба ГУ МЧС по РТ.
Нет комментариев