Әлмәттә 4 яшьлек кыз бала күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән
Төрлесе

Әлмәттә 4 яшьлек кыз бала күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән

Кыз баланың гомере хастаханәдә операция өстәлендә өзелгән.

(Казан, 31 май, "Татар-информ", Валерия Белова). Әлмәт шәһәре күпкатлы йортларының берсендә алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, 4 яшьлек кыз бала үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фаҗига кичә иртән, 30 майда булган. Егылып төшкән кыз баланы шунда ук "Татнефть" медик-санитар частена озатканнар. Әмма җәрәхәтләре нык булу сәбәпле, сабыйның гомере хастаханәдә операция өстәлендә өзелгән.
Фото: gazetavv.com

250

Нет комментариев