Адәм баласы бик сәер инде ул. Безнең игътибарыбызны нигәдер гел үтереш, талаш турындагы хәбәрләр җәлеп итә. Юкса, бары матурлыктан гына матурлык туа бит. Көнең ничек башланса, дәвамы да шулай буласын һәркем яхшы белә.
Мин көндәлек эшкә "Факел" клубы аша үтеп йөрим. Клуб тирәсендәге матурлык көн буена җитәрлек энергия бирә. Хәер, әлеге коллективның бердәмлеге эшләрендә дә, территория матурлыгында да бик ачык чагыла. Болай да бик чуар дөньяда матурлыкка, гүзәллеккә күбрәк урын бирелсә иде, җәмәгать.

Нет комментариев