Узган атна ахырында Балтачның Мазһаров урамына ятып тора торган полицейский салдылар.
Әлеге урамда яшәүчеләр бу күренешне дүрт күз белән көтте, чөнки биредә хәрәкәт бик көчле. Яшь гаиләләр яшәгәнлектән балалар да күп. Инде хәзер әти-әниләрнең бер баш авыртуы кимеде, урамда көчле хәрәкәт бераз кимеде, әмма бу бер генә дә балаларны күзәтүсез калдырырга ярый дигән сүз түгел.
Нет комментариев