Мазһаровта да чана-тау барлыкка килде
Төрлесе

Мазһаровта да чана-тау барлыкка килде

Балтач бистәсенең Мазһаров урамында тау ясадылар.

Моңарчы биредә яшәүче балалар "Каймак" тавына йөри иде. Ара ерак булганлыктан, балаларны транспорт белән илтү әти-әниләр җилкәсенә кала. Вакыт дигәнең дә гел булмый.

Биредә яшәүче Рафил Шәймөхәммәтов быел биек итеп тау ясады. Хәзер тау бала-чага тавышыннан бер минутка да тынып тормый. Каникул чорында балалар бермә-бер артты. Әти-әниләр исә Рафилгә ихластан рәхмәт укый, балалар исә мактаныша-мактаныша таудан элдерә.

250

Нет комментариев