Мин яратам сине… «Таттелеком»!(+фоторепортаж)
Мондый мәхәббәтне кайда белдерделәр дисезме?! Һәм кем белдергән дип кызыксынасызмы?! Әлеге ярату хисләре " Романтик" балалар сәламәтләндерү лагерында белдерелде.
Бирегә "Таттелеком" хезмәткәрләре килеп, балалар белән очрашты, компаниянең нинди хезмәтләр күрсәтүе белән таныштырды, бүләкләр өләште. "Таттелеком"ның Арча филиалы җитәкчесе Рафил Хисамиев ( Рафил әфәнде безнең районныкы, Ор егете, менә бер ел икән инде аның Арчадагы җитәкчелек кәнәфиенә күчкәненә, биредә ул сигез районга хезмәт күрсәтүдә) Арча РУЭСының профсоюз комитеты җитәкчесе Алсу Шакирова җитәкчелегендә килгән төркем лагерьда ял итүче балаларны үз чыгышлары, рекламалар белән ялыктырмады, заманча көйләр куеп, дискотека оештырып алулары, кызыклы уеннар уйнатулары егетләрнең-кызларның күңелләренә хуш килде. Ул гынамы әле, бик күп бүләкләр өләшеп тә балалар күңелен яулады алар.
Һәммәсе сигез районны - Балтач, Саба, Кукмара, Арча, Әтнә, Теләче, Балык бистәсе, Мамадышны берләштергән Арча электр элемтәсе ел да әнә шундый бер чара үткәрә. Узган ел Тукай көннәренә багышлап очрашу уздырганнар иде, быелгысын исә рус математигы Николай Лобачевский истәлегенә багышлаганнар.
Мондый чаралар "Таттелеком"ның гаять тә өстенлекле "Летай" кебек тарифларын һәм башка хезмәтләрен рекламалау белән беррәттән, яшь буында "Таттелеком" компаниясе барлыгын һәм бүгенге көндә үзләре үк кулланган хезмәтләрнең нәкъ тә менә "Таттелеком"ныкы булуын белеп үсәргә ярдәм итә. Ә инде чараларны даһиларга таянып үткәрү яшь буында данлыклы шәхесләргә карата хөрмәт уята, интеллектын формалаштыра.
"Мин яратам сине "Таттелеком"!" дип балалар тикмәгә генә дәррәү кычкырмады инде, кызыклы күңел ачу чарасы оештырган өчен рәхмәт белдерүләре дә иде бу аларның.
Динә Йосыпова
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев