Төрлесе

Моң-зарларны миниср да тыңлады.

4 нче февраль көнне район башкарма комитеты отчеты Чепья җирлегендә үтте. Җыелышта Балтач районы буенча куратор Татарстан Республикасы Юстиция министры Лариса Юрьевна Глухова катнашты.

Җирлек башлыгы Азат Нотфуллин, участок вәкиле Эдуард Фәйзрахманов, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгышлары тыңланды. Чишмәләрне төзекләнерү, урамнарны чистарту, Иске Чепья авылында халыкны су белән тәэмин итү, район пекарнясы җитештергән ипинең сыйфаты, ятимнәргә бирелүче акчалар, балалар бакчасы янында машина куяр өчен урын булмау кебек мәсьәләләр күтәрелде. Җитәкчелек аларны өйрәнеп, хәл итәргә ышандырды.

Фото: http://info.tatcenter.ru/news/131219/


250

Нет комментариев