«Наз» социаль тернәкләндерү үзәгендә «Объектларда янгын сүндерү. Кешеләрне эвакуацияләү» буенча өйрәнүләр уздырылды.
Төрлесе

«Наз» социаль тернәкләндерү үзәгендә «Объектларда янгын сүндерү. Кешеләрне эвакуацияләү» буенча өйрәнүләр уздырылды.

Кичә, ягъни 24 сентябрь көнне, «Экстремизмга - юк!» айлыгы кысаларында «Наз» социаль тернәкләндерү үзәгендә «Объектларда янгын сүндерү. Кешеләрне эвакуацияләү» буенча өйрәнүләр уздырылды.

Әлеге өйрәнү гадәттән тыш хәлләр очрагында персоналның дөрес итеп хәбәр итү, килеп туган хәлдә кешеләрне эвакуацияләүне оештыру һәм аларны куркынычсыз урынга урнаштыру күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Өйрәнү вакытында тернәкләндерү үзәгенең бер бүлмәсендә «янгын» игълан иттелде. Янгын хезмәтенә хәбәр иткәннән соң персонал сәламәтлекләрен ныгытучыларны эвакуацияли, янгын сүндергечләр белән шартлы «янгын»ны сүндерүгә керешә.
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре персоналның башкарган гамәли күнекмәләрен яхшы билгесенә бәяләде.

250

Нет комментариев