“Норма-Лызи маршрутын  фермага кадәр китертегезче?..”
Төрлесе

“Норма-Лызи маршрутын фермага кадәр китертегезче?..”

Зур Лызи авылында яшәүчеләрнең мөрәҗәгате бу!

Ә хәзер хатка күз салыйк:
"Кадерле редакция! Сезгә беренче мәртәбә генә мөрәҗәгать итүебез түгел. Без сезнең аша җитәкчелектән Норма-Лызи автобусының Зур Лызи авылына, фермага кадәр килүен үтенәбез. Анда хәзер махсус тукталыш та бар. Безгә, яисә машинасы юк кешеләргә бик читен бит хастаханәгә барулар, кыйммәткә дә чыга. Таксилар гаять тә кыйммәт ала. Олы юлга чыгар өчен хәйран ерак барасы, аеруча да балалар белән булганда кыен.

Хөрмәт белән, Зур Лызи авылы халкы.

Бәлки бу юлы безне ишетерләр".

250

Нет комментариев