Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Нурия Галләметдинова: "Комсомол – ул безнең яшьлегебез"

Мин 1974-1986нчы елларда район мәдәният бүлегенә җитәкчелек иттем.

Ул еллар мәдәният бүлеег һәм район комсомол комитетының яшьләрне тәрбияләүдә бер максаттан чыгып эшләгән еллары иде. Чөнки мин райкомолның бюро члены итеп сайландым. Бу район күләменәге зур мәдәни чараларны бергә оештырырга ярдәм итте.
Республика күләмендә игълан ителгән үзешчән сәнгать көчләре смотрларына яшьләр күпләп тартылды. Мәәният хезмәткәрләре белән башлангыч комсомол оешмалары секретарлары берләшеп эшләделәр. Үземә дә, бюро члены буларак, башлангыч комсомол оешмаларының җыелышларында күп катнашырга туры килә иде. Анда, һичшиксез, клуб һәм китапханәләрнең эшчәнлекләрен яхшыртуда яшьләрнең активлыгы мәсьәләсе аңлатылы.
Мәдәният бүлеге белән район комсомол комитетының берләшеп үткәргән чаралары төрле тәрбия темасын пропагандалады.
Мәсәлән, районның чыгарылыш класс укучылары өчен хәзерләнгән "Чын йөрәктән" дип исемләнгән очрашу кичәсе күп еллар дәвам итте. Ул мәктәп тәмамлаучыларны хезмәткә тарту, колхозларда эштә калдыру ниятеннән оештырылды.
Комсомол - яшьләр фермаларында эшләүче кызлар, яшь механизатор егетләр, тәҗрибәле, орден-медальле өлкән механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре катнашты бу очрашуларда. Алар яшьләрне үз колхозларының уңышлары белән таныштырдылар, чын йөрәктән аларны эшкә чакырдылар, җыр-биюләр бүләк иттеләр.
"Җыр - көрәшче!" дип исемләнгән район җыр конкурсы һәр елны шаулап-гөрләп үтте. Ул яшь патриотик рухта тәрбияләү максатыннан оештырылып комсомоленың туган көненә багышлана иде. Гражданнар һәм ватан сугышын, аларның геройларын, комсомол темасын яктырткан җырлар һәм тамашачы күңелендә горурлык хисләре уятты.
Зур хәзерлек белән үтә торган "Көнкүреш. Сәламәтлек. Матурлык." кичәсе яшләргә эстетик тәрбия бирүне күздә тотты. Бу зәвыклы кичәдә Балтач ательесы үзе теккән модалы киемнәрен тәкъдим итте. Табиблар яшьләрнең сәламәтлеген, матурлыгын саклый торган файдалы киңәшләрен бирделәр. Спорт осталары төрле күнегүләр күрсәттеләр. Ә пешекчеләр һәм кулинарлар ризык хәзерләү серләрен өйрәттеләр. Яшьләр бу кичәне көтеп алып, зал тутырып киләләр иде. Бу мәдәни чараларны оештыруда, үткәрүдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Нәҗип әминов, Нурия Зәкиева, нуретдин Хәмидуллинның ярдәме зур булды.
Язгы һәм көзге кыр эшләре чорларында оештырылган агитбригадалар игенчеләргә турыдан-туры басуларда хезмәт күрсәттеләр. Төшке аш вакытында райкомол вәкиле аларны районда кыр эшләренең барышы белән таныштырганнан соң, музыкаль номерлар башкарылды. Агитбригадаларның чыгышы кич клубта авыл халкы өчен оештырылды.
Яшьләрен тәрбияләүдә мәдәният бүлегенең район комсомол комитеты белән бергә эшләгән еллары эзсез калмады. Мин ВЛКСМ өлкә комитетының мактау таныклыкларына лаек булдым. Республикабыз башкаласы Казанда, комсомол оешмасының 60 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән зур чарага чакырылдым. Чит илгә юлламага лаек булдым. Республиканың актив комсомоллары белән Югославия һәм Венгрия илләрендә ял иттем.
Җырларда җырланганча:

Комсомол - ул безнең яшьлегебез,
Комсомол - ул безнең данлы юл.
Халык өчен ирек даулаганда
Канлы көрәшләрдә туды ул.
Нурия Галләметдинова
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250