Президент белән очрашуга 7 ветеран барачак
Төрлесе

Президент белән очрашуга 7 ветеран барачак

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 май көнне республикабызның Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очраша.

Очрашу Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булачак.


Әлеге мәртәбәле, тантаналы чарага районыбыздан Мансур Хәсбиуллин (Балтач), Гыйльван Гыйльмуллин (Балтач), Хәмзә Газизуллин (Кариле), Разия Габдрахманова (Смәел), Марфа Иванова (Югары Ушма), Габделбәр Хәмидуллин (Салавыч Сәрдегәне), Наталия Павлова (Урта Көшкәт) барачак. Исән-имин йөреп кайтсыннар, хәерле юл телик ветераннарга!

Фото: http://sntat.ru/static/attachments/2015/02/17153/ae837977842eb0418efbe231d95cd95b__465x308.jpg?1424519186


250

Нет комментариев