"Россельхозбанк"ка пенсия акчамны алырга кергән җирдән банкның идарәчесе Кадрия Латыйпова кулыма чакыру билеты тоттырды.
Биредә инде берничә ел матур һәм үзенчәлекле бәйрәм - "Пенсионерлар көне" үткәрәләр икән. Дөрес, ул көнне берничә җиргә чакырулы идем. Шулай да , моңарчы райондагы барлык банклар белән эш итсәм дә, клиентларына бәйрәм ясаганнарын ишеткәнем булмады. Кызыксына калдым. Күңелле программа, бүләкләр, чәй өстәле артында әңгәмә вәгъдә иткәннәр. Тәвәккәлләдем. Банкның күптәнге клиенты да бит әле мин. Хезмәткәрләре дә бик ачык йөзле, ягымлы, ипле булуына кызыгып, пенсиямне дә бераздан монда күчердем.Хезмәт хакымны да "Россельхозбанк"тан алам. Мин үзем картадан куллана белмим. Кассир Әлфинур ханым елның кайсы вакыты булса да, урамдагы банкоматка чыгып, акчамны алып бирә. Гомумән, биредә бик тиз хезмәт күрсәтелә. Ачылган сәгатендә халык шактый булса да, ярты сәгатьтән кабул итеп бетерәләр. Аллаһның рәхмәтләре булсын үзләренә.
"Пенсионерлар көне"ндә дә Кадрия ханым кунакларны үзе каршы алып, җитәкләп икенче катка алып менде (арабызда таяклылар да бар иде). Ул банк ачылганнан алып беренче клиентларын исемләп хәтерли. Әйтергә кирәк, банк бик уңышлы эшләп килә. "Россельхозбанк"ның Татарстандагы филиаллары арасында бары өчесе генә шушындый якты, матур бинага урнашкан. Җәй җитүгә аның тирә-ягы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.
Банк хезмәткәрләре мул табын әзерләгән иде, өстәл башында бизәкле самавыр балкып утыра.
- Әни истәлеге, - ди Кадрия ханым.
Чәй эчэ-эчә әңгәмә корабыз. Кадрия Рәшитовна клиентлар өчен бик кирәкле киңәшләр бирә. Элек халык булган акчасын төрле банкларга бүлеп салып, үзен страховкаларга омтыла иде. Имеш, һәркайсысыннан страховка акчасы алып була, алай түгел икән, компенсация акчасын бары бер банк кына түли икән. Иң кулай ысул - балаларың, туганнарың исеменә бүлеп салу.
Аннан пенсионерлар буш тормасын диеп безгә төрледән-төрле чәчәк орлыклары бүләк иттеләр, бушка лотерея билетлары өләштеләр, кинәндек лотерея уйнатып. Чәй табыны артында кызык хәлләр турында гәп корып, рәхәтләнеп аралашып утырдык. Банкның куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Виталий Камаев та файдалы, кирәкле киңәшләрен бирде.
Бик канәгать булып, киләсе елга да очрашсак иде дигән теләк белән таралыштык бәйрәмнән. Оештыручыларга гаилә иминлеге, сәламәтлек, эшләрендә гел уңышлар юлдаш булуын теләп калам.
Әминә Мөхәммәтҗанова
Шубан авылы
Нет комментариев