Район «Романтик» балалар ял итү лагерында зур күләмле ремонт эшләре алып барылуы турында хәбәр иткән идек.
Алып барыла торган ремонтның кирәклеге, шул ук вакытта аны үтәү вакытының кысан булуы, шул исәптән Шушма күпере аша җәйге вакыт өчен салынган күпернең язгы ташуда агып китү мөмкинлеген дә җиткергән идек. Язгы суның күп булмавы һәм аның салмак кына агуы күнелнең түрендә, бәлки күпер китмәс әле, дигән ышаныч тудырган иде. Булмады… Кече Лызи авылы янында Шушма аша чыга торган күпер инде юк. Лагерь төзелеше өчен кирәк-яраклар күптән туплап куелган булса да, кыенлыклары күп булыр әле.
Нет комментариев