Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Тагын нинди матур идея белән йөриләр икән авылдашлар?!

Авылга кергәндә, тау башында алар ясаткан «Көшкәтбашым — йөзек кашым» дигән элмә такта каршы ала

Авылдашларыбыз, әтиле- уллы Фәнис һәм Фидәрис Гарифуллиннар быел авыл өчен үз хисапларына бик күп эшләр башкардылар. Алар бернинди бизнесмен да, банкир да түгел, ә чын туган авылларын яратучы, гап- гади тормыш алып баручы патриотлар. Авылга кергәндә, тау башында алар ясаткан «Көшкәтбашым — йөзек кашым» дигән элмә такта каршы ала.

Ничә еллар буе ташландык хәлдә яткан, иске балалар бакчасы мәйданчыгын тәртипләделәр, анда чәчәкләр утырттылар, шул мәйданчыктагы иске һәйкәлне төзекләндерделәр, әлеге мәйданчыкны махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларга багышлап аңа элмә такта ясатып куйдылар. Балаларга уйнарга дип ясалган атрибутларны тәртипләделәр, волейбол уйнау өчен җайланма ясап куйдылар. 

Шалкантуй буласын белгәч, урамнарга күрсәткеч такталар ясаттылар. Авылыңны яратсаң, күңел итсәң, бернинди дәүләт программасы да кирәк түгел икән. Аларга бу эшләре өчен авылыбыз белән рәхмәтле без. Хәзер кайдадыр урамда Фәнис абыйны күрсәк, тагын нинди матур идея белән йөри икән бу дип уйлыйбыз. Рәхмәт, авылдашлар, изгелегегезнең савабын күреп яшәргә насыйп булсын.
Лилия Гарифуллина, 
Көшкәтбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев