Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге һәм суган кыйммәтләнде
Тавык йомыркасы арзанайды һәм хәзер дистәсе 75,9 сум тора
Татарстанда 6 июльдән 13 июльгә кадәрге атнада азык-төлеккә бәяләр үсеше сизелерлек акрынайды. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бәрәңге һәм суган барыннан да бигрәк кыйммәтләнде, ә сезонлы яшелчәләр — кыяр һәм помидор — арзанайды.
Бер атна эчендә суган 5,8% ка арткан — килограммы өчен 62,7 сумга кадәр. Бәрәңге 5,2% ка кыйммәтләнде – 74,6 сумга кадәр, кәбестә 4,5% ка артты һәм килограммы 58 сумга җитте. Шулай ук банан бәясе арткан – 2,7% ка, 140,5 сумга кадәр.
Шул ук вакытта сезонлы яшелчәләргә бәяләр түбәнәйде: кыяр 8,3% ка арзанайды — килограммы 112 сумга кадәр, помидор — 3% ка, 167,5 сумга кадәр, кишер — 2,4% ка, 61 сумга кадәр. Тавык йомыркасы арзанайды һәм хәзер дистәсе 75,9 сум тора.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев