Төрлесе

Татарстанда беренче тапкыр көрән аюга ау рөхсәт ителәчәк

Белгечләр әйтүенчә, аюлар чик буе районнарында гына түгел, ә республика территориясендә дә ешрак очрый башлаган

Татарстанда 1 августтан көрән аюга ау сезоны ачылачак. Карар бары тик ике районга гына кагыла — Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында хайваннар саны иң күп теркәлгән. Исәпләүләр буенча, республикада елына барлыгы җидегә кадәр баш хайван тотарга рөхсәт итәчәкләр.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетына хәбәр итүләренчә, төбәктә көрән аю популяциясе соңгы елларда якынча 90 башка кадәр арткан.

Белгечләр әйтүенчә, аюлар чик буе районнарында гына түгел, ә республика территориясендә дә ешрак очрый башлаган.

Вести Татарстан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев