Татарстанның бер районында боз яуган
Төрлесе

Татарстанның бер районында боз яуган

Төшерелгән фотодан күренгәнчә, боз кырларны һәм түтәлләрне каплаган.

Татарстанның Чүпрәле районында кичә боз яуган. Районның кайбер авылларында яшәүчеләр әлеге күренешне фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Зур Чынлы авылында төшерелгән фотодан күренгәнчә, боз кырларны һәм түтәлләрне каплаган. Ләкин, җирле халык әйтүенчә, боз катламы бик тиз эрегән һәм күктә салават күпере чыккан.

Чыганак


Нет комментариев