Терлекчеләр йорты чәчәкләргә күмелгән. Кайда?
Төрлесе

Терлекчеләр йорты чәчәкләргә күмелгән. Кайда?

Авыл башында матур, төзек бер йорт утыра. Бу терлекчеләр йорты.

Җәй, көз буе ул аллы-гөлле чәчкәләргә күмелеп утырды. Күбәләкләрнең дә иң-иң матурлары гына үз итте чәчәкләрне. Тирә-юньдә иң матур, төзек булуы өчен районыбыз җитәкчеләре терлекче йортлары арасындагы конкурста икенче урынга лаек дип таптылар, дип яза Салавыч Сәрдегәне авылыннан Сәрия Хурамшина.

Фото: Сәрия Хурамшина


төрлесе

Нет комментариев