Тернәкләнеп-ял итүчебез яза
Төрлесе

Тернәкләнеп-ял итүчебез яза

28 март көнне "Наз" тернәкләндерү үзәгендә Шеңшеңәр мәдәният йорты үзешчәннәре үзенчәлекле, яхшы концерт куйдылар.

Үзенчәлекле дим, чөнки концерт эчендә җыр-моң дисеңме, нәфис сүз белән беррәттән беркемне дә битараф калдырмый торган вәгазьләргә кадәр сөйләнелде. Көнцертны өлкәннәр белән бергә аралашып, матур сөйләме белән җанны гына биләп калмыйча, шаян мәзәкләре белән дә көлдереп, күңелләребезне күтәреп Гафия Газизова бик матур итеп алып барды. Шеңшеңәр мәдәният йорты үзешчәннәренә яңадан-яңа уңышлар теләп, зур рәхмәтебезне белдерәбез. Янәдән аларны биредә күрербез, дип ышанып, көтеп калабыз.

Вәфирә Вәлиуллина.



250

Нет комментариев