29 сентябрьдә 19.20дә Әлмәт районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ирле-хатынлы яшьләрнең гомере өзелгән, аларның 1 яшьлек балалары исән калган.
"Лада" йөртүчесе һәм машинадагы 25 яшьлек пассажир хатын-кыз җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Аларның арткы урындыктагы 1 яшьлек уллары тән казаларына дучар ителә, әмма исән кала. Бала кечкенә пассажирлар өчен каралган махсус җайланмага утыртылган була, дип яза татар-информ.
Нет комментариев