2016 нчы елның 23июнендә "Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган "Тукай - Кырлай" музеенда экскурсиядә булдылар.
Музей буенча залларны экскурсовод аңлаешлы итеп сөйләп, күрсәтеп чыкты.
Өлкәннәребезгә музейда куелган сыннар,Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән танышу тарихи истәлекләрне барларга мөмкинлек бирә. Аларга әлеге чаралар татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълумәт белән күбрәк танышырга, искә төшерергә ярдәм итә.
Нет комментариев