25 март көнне «Факел» клубы хезмәткәрләре Төзүчеләр урамындагы балалар мәйданчыгында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрде.
Табада чыжлап пешкән коймак һәм мәтрүшкәле чәй исе борыннарны ярып керде. Һава торышы начар булганлыктан өйдә генә тәрәзәдән бәйрәмне күзәтүчеләр дә мәйданчыкка ашыкты.
Бәйрәм программасы кызыклы уеннар белән баетылып, аларның һәрберсендә балаларның теләп, ихлас катнашуын күреп сокландык. Футболын да типтеләр, итеген дә аттылар, мылтыктан да атып карадылар, күмәкләшеп эстафетада көчләрен дә сынадылар.
Балалар әти-әниләре белән бергә төрле сынаулар аша узып, җитезлеккә, тапкырлыкка, уңганлыкка имтихан да тапшырды. Газизуллиннар гаиләсе әлеге микрорайонның иң җитез гаиләсе булып танылды.
- "Факел" клубы егет-кызларының шушындый бәйрәмнәр уздырып, һәрдаим безне ял иттергәннәре өчен ихластан рәхмәт хисләребезне ирештерәбез. Коллектив яшь, тынгысыз, бер урында таптанмый, кыскасы, янып яши һәм эшли. Һәм Төзүчеләр микрорайоны халкын да тик торгызмый. Кайсы гына бәйрәмне алма, һәрберсе күңелле, мавыктыргыч үтә. Рәхмәт аларга. Икенче елын инде Кыш озату бәйрәмендә кызым Дилбәр белән катнашып, беренчелекне яулыйбыз. Алдагы елларда да сер бирмәскә исәбебез, - ди Илһамия Газизуллина.
Чыннан да, чарадан һәркем яхшы кәеф белән таралышты. Без исә "Факел" клубы хезмәткәрләренә киләчәктә ә зур уңышлар теләп, һәрчак халык мәхәббәтен яулап эшләүләрен телибез.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Нет комментариев