Кече Лызи мәктәбе укучылары урманны чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистартты.
Кече Лызи мәктәбе укучылары укытучылары Вероника Вениаминовна Егорова җитәкчелегендә "Балтач" дәүләт табыгый тыюлыгы һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары белән урманнарны чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистартты. «Урман атнасы – 2018» акциясе кысаларында узган әлеге чара урманнарны торгызу, экологик тәрбия һәм урманнарда кешеләрнең үзләрен тоту мәдәниятенә игътибар юнәлтү максатыннан уздырылды.

Нет комментариев