Яңгулда - янгын (фото)
Төрлесе

Яңгулда - янгын (фото)

13 августта Яңгул авылында Закиевлар хуҗалыгында янгын чыга.

Бу хакта район янгын бүлегенә 3 сәгать 25 минутта хәбәр керә.

Янгын сүндерүчеләрнең оператив булулары ут телләренә колач җәяргә ирек бирми. Янгын тиз арада сүндерелә. Бәхеткә зыян күрүчеләр, үлүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.



250

Нет комментариев